Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәчетләр җитмәү әле дә төп мәсьәлә булып тора - Равил Гайнетдин
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мәчетләр төзелешен тоткарлаучы сәбәпләрне атады.
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). 26 сентябрь көнне узган Россия мөфтиләр Шурасы утырышында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин мөселман өммәтендә 30 ел дәвамында чишелмәгән төп мәсьәлә итеп мәчетләр җитмәүне атады.
Мөселман оешмалары тулысы белән дәүләт бюджеты тарафыннан тәэмин ителми дип белдерде Равил Гайнетдин. “Дини оешмалар үзләренә йөкләнгән бурычларны гади дин тотучылар һәм эре меценатлар иганәсенә үти. Мәчетләрне, анда эшләүчеләрне тәэмин итү, аренда хакы, урта һәм югары йортларында укучыларны пансионда тоту кебек көндәлек ихтыяҗлар, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, иганәчеләр хисабына каплана. Без инде күп еллар хөкүмәт бүлеп биргән финансларны көндәлек чыгымнарга түгел, ә өметле проектларга гына кулланабыз,” – ди ул.
Равил Гайнетдин мәчетләр төзү иң чыгымлы юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. “Төзелеш акрын барырга мөмкин, ләкин ул беркайчан да диярлек акча җитмәү сәбәпле туктатылмый. Еш кына мәчет төзелеше, безнең карашка, нигезсез тыюлар кую сәбәпле туктарга мөмкин. Әйтик, төзелеш эшләре белән шөгыльләнү хокукын, төзелешкә бирелгән җирне тартып алу һәм башкалар.
Ничек кенә сәер тоелмасын, үзгәртеп корудан соң инде 30 ел үтте, ләкин мөселман инфраструктурасындагы төп проблема булып әле дә мәчетләр җитмәү мәсьәләсе тора.
Гомумиләштереп әйткәндә, аны аерым Россия җәмгыятенең һәм хакимияттәге кешеләрнең Россия шәһәрләрендә мөселман мәдәнияте үсешен һәм эре мөселман өммәтен булдырмау теләге белән аңлатырга мөмкин.
Төзелеш өчен бүлеп бирелгән җирләрне тартып алу классикага әйләнеп китте. Еш кына элекеге администрация җирне законсыз биргән дигән сылтау ясыйлар. Бу вакытка инде мөселман өммәте проект документлары әзерләүгә һәм башка кәгазләргә шактый акча тоткан була. Кайбер түрәләр исә яртылыш төзелгән мәчетләрне җимерүдән дә гарьләнми,” – дип белдерде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.
Равил Гайнетдин үз чыгышында мәчетләрне яндыру, каберләрне мыскыллау, вандализм очраклары ешаюны да билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз