news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчет каршындагы татар теле курслары өчен яңа дәреслек түләүсез биреләчәк

Ике йөз битлек әсбап татар һәм рус телләрендә әзерләнгән, татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы чыгарды. Бу турыда Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китап татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” мәчет каршындагы кыска вакытлы курсларга килүчеләр өчен махсус чыгарылган. Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай биреләчәк. Әлеге басманы әзерләүчеләр китап өйрәнүчеләргә телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк, дип ышана.

"Бу әсбапны Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина әзерләде. Басманың тиражы – 600 данә", диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ике йөз битлек әсбап, укучыларга уңайлы булсын өчен, татар һәм рус телләрендә әзерләнгән. Ул татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала. Дәреслекнең эчтәлеге коммуникатив мохиттә иң кирәк булган тематик бүлекләргә бүленгән: “Сәламләшү. Танышу. Әңгәмә әдәбе”, “Гаилә. Йорт. Әти-әниләр”, “Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт” һәм башкалар. 

Исегезгә төшерәбез, курсларга язылучыларның саны биш йөз кешедән артып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100