news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчет каршындагы курсларда дин генә укытылырга тиеш түгел - Рәфыйк Мөхәммәтшин

"Татар теле мәсьәләсенә мәчетләр, дин оешмалары битараф булырга тиеш түгел", - диде Россия Ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры.

Мәчет каршындагы курсларда дин генә укытылырга тиеш түгел - Рәфыйк Мөхәммәтшин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Мәчет каршында эшли торган курслар дин нигезләрен өйрәнүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Бу хакта бүген Россия Ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышында әйтте.

Утырыш 19-21 июль көннәрендә узачак "Милли тормыш һәм дин" IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек эшләренә багышланды.

Форум кысаларында дүрт секция эшләячәк. Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге секция исемнәрен һәм эчтәлеген камилләштерү буенча үз фикерләрен әйтте.

"Мәчетләр каршындагы курслар дин нигезләрен өйрәнүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Төбәкләрдә нинди тәҗрибәләр бар? Без Татарстанда чыгыш та, программа да әзерләдек. Татарлар өчен татар теле дәреслеге эшләдек. "Без - татарлар" проектын да башлап җибәрдек.  Проект төбәкләр өчен дә бик актуаль булыр дип уйлыйм. Ул өч өлештән тора һәм без аны Россия ислам институтында 10 елдан бирле алып барабыз. Анда дин нигезләре, татар теле һәм татар тарихы укытыла. Мәчет каршындагы курсларда да алып барыла ул. Аңа бик теләп йөриләр", - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге үрнәкне башка төбәкләргә дә алырга киңәш итә. "Бу үрнәкне башка төбәкләр алса да бик әйбәт булыр иде. Чөнки татар теле проблемасы актуаль проблемага әверелде. Милли һәм дини аңны бергә алып барырга кирәк, бергә тәрбияләргә тиешбез. Бу мәсьәлә бик мөһим. Дәреслекләр чыгарып, шуның белән эшләргә кирәк. Без дәреслек чыгарып, сезгә аның электрон формасын булса да бирербез. Татар теле мәсьәләсенә мәчетләр, дин оешмалары битараф булырга тиеш түгел", - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

  • Беренче тапкыр Бөтендөнья Татар конгрессы татар дин әһелләрен 2005 елда Кол Шәриф мәчете ачылган көннәрдә җыйды.
  • Быелгы форумга Татарстан республикасы һәм Россиянең 68 төбәгеннән 1100 татар дин әһеле катнашуы көтелә.
  • Җыенның беренче көнендә катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләячәк. 20 июль көнне пленар утырыш планлаштырылган. 21 июль көнне барлык делегат һәм кунаклар "Изге Болгар" җыенында катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100