news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Бариев: “РФ Олимпия комитетының федерацияләр белән мөнәсәбәте – иң мөһим мәсьәләләрдән”

Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры сүзләренчә, әлегә хоккей, тау чаңгысы һәм тимераякта шуу спорты федерацияләре җитәкчеләренә карата гына сораулар юк

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Ванкуверда узган Олимпиадада Россия җыелма командасы чыгышларының борчулы нәтиҗәләре спорт төрләре федерацияләре белән җитди эшләргә кирәклеген күрсәтте. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының элеккеге башлыгы, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев әнә шулай дип белдерде.
М.Бариевның сүзләренә караганда, Россия Олимпия комитетының федерацияләр белән мөнәсәбәте – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Элеккеге министр хәбәр иткәнчә, июнь урталарына кадәр барлык “проблемалы федерацияләрдә” хисап-сайлау конференцияләре узарга тиеш.
“Әлегә хоккей, тау чаңгысы һәм тимераякта шуу спорты федерацияләре җитәкчеләренә карата гына сораулар юк”, - дип белдерде Марат Бариев.
Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры әйтүенчә, яңа вазифаны башкару тәкъдиме аның өчен көтелмәгән хәл булган. М.Бариевның сүзләренә караганда, Россия Олимпия комитеты башлыгын сайлау алдыннан аңа Мәскәүдән ТР Президенты шалтыратып, Россия Олимпия комитетының яңа уставына башкаручы директор вазифасы кертеләчәге хакында әйткән. “Минем яңа вазифага билгеләнүем республиканың спорт өлкәсендәге уңышларын бәяләү дип уйлыйм”, - диде ул.
Марат Бариевның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Олимпия комитетының яңа структурасын эшләү процессы бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100