news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М. Бариев: “Безне иярдән төшерергә тырышалар, әмма чыгырыбыздан чыгару алай җиңел түгел”

Депутат Риодагы Олимпиада Россия спортында әле проблемалар күп булуын күрсәтүен әйтте

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россияне төрлечә кысмакчы булалар – сәяси һәм икътисади санкцияләр белән дә, әмма Россияне алай гына сындырып булмаячак. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Риодагы Олимпиадада катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашуда үз фикерләрен җиткерде.

Марат Бариев Татарстан спортчыларын Олимпия уеннарында катнашуга ирешүләре белән тәбрикләде. “Сезнең ил җыелмасына сайланып, аннан соң зур авырлык белән Олимпия уеннарына эләгүегез – үзе зур казаныш. Бу Татарстан һәм Россия спорты тарихына кереп калды. Горурланырлыгыбыз бар! Кызганыч, Олимпиадага әзерлек һәм анда катнашу тавышлы булды һәм безгә көчле тәэсир итте. Шуңа да карамастан, Россия командасы уңышлы чыгыш ясады. Бу минеке генә түгел, ил җитәкчелеге һәм халык бәясе дә. Безне төрлечә кысмакчы булалар – сәяси һәм икътисади санкцияләр белән дә, әмма Россияне алай гына сындырып булмаячак. Имеш, Россия допинг белән мавыга дип сәбәп таптылар, әйтерсең лә, башка илләрдә ул юк”, - дип белдерде депутат.

Марат Бариев билгеләп узганча, Риодагы Олимпия уеннарында үсеш күзәтелә. Җиңел атлетика буенча спортчылар катнашмаса да, Пекин һәм Лондонда узган алдагы Олимпиадалар белән чагыштырганда, быел ил җыелмасының медальләре күбрәк. Пекинда 18, Лондонда 16 алтын медаль яуланган булган. Быел исә – 19. “Безне иярдән төшерү, чыгырдан чыгару алай җиңел генә түгел. Россия яхшы спортчылары, оста тренерлары булуын дәлилли алды”, - дип ассызыклады ул.

Марат Бариев быелгы Олимпия уеннарында фехтованиедә алга китеш булуын әйтте – 4 алтын медаль. Гандболда алтын медаль яуланды, су тубы спорт төре медаль китерүен искәртте.

“Олимпиада Россия спортында проблемалар әле күп булуын күрсәтте. Шул исәптән допинг белән бәйле проблемалар. Кайвакыт күпертеп тә әйтәләрдер, тик алар барыбер бар”, - диде Марат Бариев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100