news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәҗбүри медицина иминиятен башкару хокукын яулады

Мәҗбүри медицина иминиятен башкару хокукын яулады

(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). ТР Дәүләт заказы агентлыгы республиканың эшләмәүче халкын мәҗбүри медицина страховкалауны башкару хокукына иминият медицина оешмасын сайлау буенча ачык конкурс йомгакларын чыгарды. Татарстан һәм Россиянең сигез иминият компаниясе катнашкан конкурста җиңүне «СК Ак Барс–Мед» ҖЧҖ яулаган.

Конкурсантларга төп таләп – мәҗбүри медицина страховкасын гамәлгә ашыруга РФ Федераль иминият күзәтчелеге хезмәтенең лицензиясе булу. Сайлауның төп шартлары арасында республиканың барлык территориясендә эшли алу, медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтә алу, төрле дәрәҗәдәге бюджетлар алдында бурычлылык булмау күрсәтелгән.

Конкурс шартлары нигезендә, «СК Ак Барс–Мед» ҖЧҖ егерме көн эчендә төп заказчы – ТР Финанслар министрлыгы белән килешү төзергә тиеш. Әлеге максатларга тотылачак бюджет акчалары күләме 4 миллиард сумнан артып китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot