Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 5 млрд сум өстәмә акча кергән
Фонд бюджетына кертелгән өстәмә акчалар коронавирус белән авырган кешеләргә медицина ярдәмен өстәмә финанслауга юнәлдерелә (4,9 млрд сум).
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 5 млрд сум өстәмә акча кергән.
2021 елга, 2022, 2023 елларга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген парламент утырышында өч укылышта кабул ителде.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев әйтүенчә, фондның быелгы бюджетына үзгәрешләр кертүгә түбәндәгеләр сәбәп булган: федераль фонд бюджетыннан һәм Татарстан бюджетыннан 5,1 млрд сум акча кергән. Бюджет чыгымнары шулай ук 5,1 млрд сумга арткан.
Өстәмә кертелгән акчалар коронавирус белән авырган кешеләргә медицина ярдәмен өстәмә финанслауга юнәлдерелә, ул 4,9 млрд сум тәшкил итә.
Моннан тыш, татарстанлыларга Россиянең башка субъектлары медицина оешмалары күрсәткән медицина ярдәмен финанслау буенча чыгымнар 150 млн сумга арттырылган.
2021 елда мәҗбүри медицина иминияте фонды керемнәре 67 341,3 млн сум, чыгымнар — 68 148,8 млн сум. Фонд бюджеты дефицитын счетта калган 807,5 млн сум акча хисабына каплаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз