news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мөһаҗирләр" романы авторы Мәхмүт Галәүнең оныклары Казанга очрашуга кайта

Габдулла Тукай әдәби музее Тукайның замандашы булган язучыга багышланган кичә уздыра.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ") 11 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музее Татарстан Милли музееның конференцияләр залына танылган татар язучысы, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай дусты – Мәрҗән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Мәхмүт Галәү истәлекләреннән аның Г.Тукай белән дуслыгы турында белергә була. Казанда Иван Харитонов типографиясендә эшләгәндә ул «Болгар» номерларында Тукай яшәгән 40нчы бүлмәгә кереп йөри. Тукай аны "Мәрҗән" дип атый,  шагыйрьлегеннән иптәшләрчә көлеп, үз итеп тәнкыйтьли. Язучының язмышы бик катлаулы. "Мөһаҗирләр" романы авторы шәхес культы елларында  ул репрессиягә дучар ителә һәм төрмәдә һәлак була. Әдипнең исеме үлгәннән соң 1957 елда аклана.

Безнең заманда Мәхмүт Галәүнең иҗаты һәм тормышы белән кызыксыну арта бара. Габдулла Тукай әдәби музееннан хәбәр итүләренчә, кичәдә әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Флера Ганиева, Мәхмүт Галәүнең Хабаровскида яшәгән оныгы һәм Мәскәүдән оныкчыгы катнашачак. Очрашуга Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары чакырылган. 

Безнең көнгә кадәр язучы турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, Татарстан Республикасы архивларында һәм музейларында сакланган документлар һәм материаллар да бик аз. Мәхмүт Галәүнең кулъязмалары юкка чыккан, сакланып калган фотографияләре һәм шәхси әйберләре дә күп түгел. Шуларны истә тотып,  кичәдә Мәхмүт Галәү тормышына, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган күргәзмә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100