news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М-5 трассасында ике зур йөк машинасы бәрелешеп, ут капкан, ике йөртүче дә һәлак булган

Трассада хәрәкәт вакытлыча туктатылган, тагын бер кеше зыян күргән.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанда М-5 трассасының 1284 нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, аларның икесенә дә ут капкан. Авариядә ике йөк автомобиленең дә йөртүчеләре һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урынга Башкортстан Республикасы буенча 12нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды, Октябрьск шәһәренең авария-коткару отряды хезмәткәрләре килә. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар эшли.

«Янгынны сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан ике берәмлек техника һәм шәхси составтан җиде кеше җәлеп ителде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә зыян күрүчеләр бар», - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Трассада хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100