Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М-12 «Восток» трассасын Казаннан Екатеринбургка кадәр озайту өчен 9 миллиард сум бүленде
М-12 «Восток» трассасын Казаннан Екатеринбургка кадәр озайту өчен кирәкле автомобиль юлларының дүрт участогына реконструкция ясау һәм өстәмә субсидияләр кулланып төзелеш эшләрен алып баруга 9 миллиард сум акча бүлеп бирелде. РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган.
Биредә Татарстанда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен, Башкортстанда Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән торак пунктларын әйләнеп үтә торган юллар төзү, шулай ук Татарстан территориясендә ике юл участогын реконструкцияләү хакында сүз бара.
Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге карар 2024 ел ахырына кадәр юлларның яңа участогы буйлап машиналар хәрәкәтен ачарга мөмкинлек бирәчәк, алар, М-12 «Восток» трассасы кебек үк, «Россия» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле автомобиль юлы төзелеше темпларын арттыру һәм аны Екатеринбургка кадәр озайту турындагы күрсәтмәләрен үтәргә мөмкинлек бирер дип көтелә. Россия лидеры 2021 елда Федераль Җыенга Юлламасы нәтиҗәләре буенча шундый күрсәтмәләр биргән иде. Соңрак Хөкүмәтнең 3 октябрьдәге утырышында әлеге мәсьәләне карадылар һәм хупладылар.
Эшләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Федераль магистраль челтәрне үстерү» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз