news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогында спринтта ике медаль яулады

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогында спринтта ике медаль яулады
Иван Горбунов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының беренче этабында классик стильдә ир-атлар спринтында призлы урын яулады. Ярышлар Хакасиядәге Вершина Теи бистәсендәге чаңгы комплексында уза.

Иван Горбунов 4 минут 00,25 секунд нәтиҗәсе белән финишка икенче булып килде.

Республиканың тагын бер вәкиле Владислав Осипов бронза медальгә лаек булды, аның нәтиҗәсе – 4 минут 01,47 секунд.

news_right_1
news_right_2
news_bot