Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан чаңгычылары «Чаңгыга бас» проекты финалының өченче көнендә призлы урыннар алды
Ангарскида «Чаңгыга бас» Бөтенроссия проектының финалы дәвам итә. Ярышларның өченче көнендә спортчылар арасында ирекле стиль белән шәхси узышларда иң көчлеләр ачыкланды.
15-16 яшьлек үсмерләр арасында 5 чакрым арада Татарстан чаңгычысы Григорий Аношенков бронза медаль иясе булды. Чиләбе өлкәсеннән Арсений Сухорук - беренче, Красноярск краеннан Николай Байтуганов икенче булып килде.
15-16 яшьлек кызлар арасында 3 чакрымлы дистанциядә Татарстан вәкиле Мария Прибыткова көмеш медаль яулады. Кемерово өлкәсеннән Екатерина Артюшина -беренче, Киров өлкәсеннән Дарья Хорошева өченче урынга лаек булды.
Фото: t.me/ski_tatarstan
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз