Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Лыжня России” ярышларына 1,5 миллион кеше чыгар дип көтелә
Быел исә бу спорт бәйрәмендә катнашуга 69 төбәк заявка биргән
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 12 нче февраль көнне “Лыжня России” XXX юбилей Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында, илнең 69 төбәгеннән 1,5 миллионга якын кешенең чаңгыга басуы көтелә. Бу хакта әлеге ярышларга багышланган видеоконференция барышында Россия спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко хәбәр итте.
Бүген РФ нең 8 субъектыннан җаваплы вәкилләр ярышларга әзерлек турында турыдан-туры элемтәгә чыгып хисап тоттылар.
Виталий Мутко кереш сүзендә билгеләп узганча, “Лыжня России”ның тәүге стартларында 30 меңләп гражданин катнашкан. “Ел арты ел бу ярышлар популярлык казанды һәм һаман да күбрәк кешене чаңгыга басарга этәрде. Быел исә бу спорт бәйрәмендә катнашу өчен 69 төбәк заявка бирде”, - ди министр. Шул рәвешле, 12 нче февраль көнне 1,5 миллион тирәсе профессиональ спортчыларның һәм һәвәскәрләрнең чаңгы шуу белән ләззәтләнүе фаразлана.
Виталий Мутко төбәкләрдәге министрлык җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләренә, бүгенге көндә хакимлек итүче зәмһәрир салкыннарны күздә тотып ярышларны оештыруга җаваплы карарга кушты. “Кайнар чәй белән тәэминат мәсьәләсендә, медицина ярдәме күрсәтү пунктларында эш югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш. Халыкның ярышлардан канәгатьлек хисе һәм яңадан килү теләге белән кайтып китүенә ирешергә кирәк”, - дип ассызыклый Виталий Мутко.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиядә 150 меңгә якын кеше чаңгы спорт төре белән даими шөгыльләнә. “Чаңгычыларны әзерләүгә җитди мөнәсәбәт булуы мөһим, безнең сайлау мөмкинлеге киң булырга тиеш, бу проблема бигрәк тә хатын-кызлар җыелма командасы өчен кискен тора”, - дип басым ясады ул.
Виталий Мутко ярышларның яхшы узуын һәм чын мәгънәсендә бәйрәм рухы белән сугарылуын теләде. “Безнең төп бурыч – сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү. Халыкның теләге булганда уңайлы шартлар тудырырга тиешбез. “Лыжня России – спорт, сәламәтлек, гаилә бәйрәменә, саф һава белән ләззәтләнү чарасына әверелергә тиеш”, - дип җөпләде Мутко.
Татарстанда “Лыжня России”ның иң күп чаңгы эзе салачак рәсми шәһәре булып Казан булачак, шәһәр һәм районнарда да ярышлар оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз