Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Люция Абдулла кызы Фарсина вафат булды
^Люция Абдулла кызы Фарсина вафат булды
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы милли театр сәнгате зур югалту кичерә. 4 нче март көнне элеккеге Республика Күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, сәхнә ветераны, Татарстанның халык артисткасы Люция Абдулла кызы Фарсина 75 нче яшендә вафат булды.

Люция Абдулла кызы Фарсина 1930 елның 30 сентябрендә Казанда сәнгатькәрләр гаиләсендә туа. 1951 елда Казан театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң Республика Күчмә театрына артистка итеп эшкә чакырыла.
Люция Абдулла кызы Фарсина сәхнә эшчәнлеге дәверендә Сәнүвар (“Йөрәк серләре” Б.Рахманов), Пәре (“Сулган чәчәкләр” Җ.Җаббарлы), Анна (“Үлмәс җыр” Р.Ишморатов), Мәрьям (“Хәзрәт үгетләргә килә” З.Шаһиморатов), Сәкинә (“Тугыз гашыйк” З.Шаһиморатов), Сәрвиназ (“Уеннан уймак” З.Шаһиморатов), Кручинина (“Гаепсездән гаеплеләр” А.Островский), Елена (“Мещаннар” М.Горький), Смеральдина (“Ике хуҗаның хезмәтче” К.Гальдони), Ләбибә (“Кырларым-тугайларым” Т.Миңнуллин), Зөлхия (“Кыр казлары артыннан” И.Юзеев), Шәмсекамәр (“Шәмсекамәр” М.Әблиев) кебек күпсанлы катлаулы һәм башка күп кенә югары осталык белән сугарылган төрле характердагы рольләре, ихлас иҗаты аша тамашачы күңелен яулады, дан казанды.
Люция Абдулла кызы Фарсинаның тынгысыз, фидакарь хезмәте хөкүмәтебез һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1980 елда аңа “Татарстанның АССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Люция Абдулла кызы Фарсина театр сәнгатендә үз урынын тапкан, халыкның мәхәббәтен, хөрмәтен казанган ихлас иҗатчы буларак, тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Мәрхүмә белән хушлашу 6 мартта 11.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз