news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Люксембург илчесе Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булды
Гастон Стронк студентлар һәм “Евроюс–Казан” клубы әгъзалары белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Люксембург Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гастон Стронк вуз студентлары һәм укытучылары белән очрашты.
Гастон Стронк сәфәр башында “Евроюс–Казан” Ауропа клубында булды. “Евроюс” – яшьләр проекты, аның максаты – Ауропа илләре белән элемтәләрне ныгыту, Татарстан һәм Ауропа яшьләре хезмәттәшлеген үстерү. Ул агымдагы елның апрелендә Россиядәге Ауропа комиссиясе Вәкиллеге һәм ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты ярдәмендә ТР Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән бергә оештырылган иде. Евроклуб 14 вузны, Казан мәктәпләрен, шулай ук иҗтимагый оешмаларны берләштерә, алар арасында – Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, ТР Яшь галимнәр советы һ.б. бар. Гастон Стронк клуб әгъзаларына Казан белән Люксембург арасында элемтәләрне җайга салуда катнашырга вәгъдә итте. Бу мәгариф өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен файдалы булыр иде, дип саныйлар клубта.
Аннары илче студентлар белән очрашты. Алар якын арада безнең шәһәрдә Люксембург көннәре булмыймы дип сорадылар. Бу бәйрәм Татарстанда яшәүчеләр кечкенә Ауропа дәүләтенең мәдәнияте белән якынрак таныштырыр иде. Гастон Стронк мондый бәйрәм минем өчен бүген, дип җавап бирде. Дөрестән дә, бүген иртән ике як та бер-берсе турында күп нәрсә белделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot