Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Людмила ОСИПОВА: «Мәскәүдә аграр министр белән очрашу минем тормышымда иң кадерле һәм гүзәл хатирә булып сакланыр»
Людмила ОСИПОВА: «Мәскәүдә аграр министр белән очрашу минем тормышымда иң кадерле һәм гүзәл хатирә булып сакланыр»
8 март, я булмаса Әниләр көне дә түгел, ләбаса. Шундый кызу язгы эш өстендә Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев аграр тармакка гомерләрен багышлаган, шул ук вакытта 4-5 һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән әниләрне Мәскәүгә үзе янына кунакка дәште. Лаеклыларның лаеклыларын гына. Россия буенча алар барлыгы 23 алдынгы хатын-кыз. Татарстаннан исә мондый бәхет Саба районының «Ирек» крестьян (фермер) хуҗалыгы биләмәсендәге Сәрдә авылыннан 12 бала анасы Нурия ханым Гыйләҗетдиновага һәм Яшел Үзән районындагы бөтен Россиягә данлыклы «Майский» агрокомбинаты яшелчәчесе 5 бала анасы Людмила Осиповага елмайды. Людмила «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәүдә министрда узган очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Людмила Аркадьевна, Россия башкаласына шундый дәрәҗәле кунак булып барасыгыз хакындагы хәбәрне ничек кабул иттегез?
Л.О.: 37 яшемә җитеп мин әле Мәскәүнең кай тарафта икәнен дә белми идем. Сабадан Нурия апаның да башкаланы күргәне булмаган. Минем өчен анда министр белән булган очрашу, гомеремнең иң истәлекле бер бик кадерле мизгеле булып гомергә хәтеремдә калыр.

Кайсы яклардан сез, «Майский» предприятиесенә ничек килдегез? Кыскача тәрҗемәи хәлегез хакында да сөйләп китсәгез иде?
Л.О.: Тумышым белән күрше Марий Эл республикасының Волжск районы Данилкино авылыннан мин. Авылда эш юк һәм гомумән бездә авыл хуҗалыгы тармагы инде бөтенләй таркалып, җимерелеп бара. Татарстан якларына эш эзләп килеп чыктык һәм шунда гаилә кордык. Ирем белгечлеге буенча механизатор, үзе КАМАЗ машинасы сатып алып, шуның белән шәхси заказларны үтәп йөри. Башта мин Казан медицина кораллары заводында контролер булып эшләдем. Көннәрдән бер көнне иптәш кызым мине «Майский» совхозына эшкә чакырды. Һәм инде бирегә килеп эшли башлаганыма да 17 ел тулып китте.
Контролер эше җиңел бит инде, утырган җирдән тикшереп, клеймә генә сугып утырасың. Ә монда көнозын аяк өстендә, эссе, дымлы һава астында 8 сәгать буе баш күтәрми эшлисе дә эшлисе. Ничек шушы һөнәргә тартылдыгыз? Әллә биредә зур акчалар түлиләр дип ышанып килдегезме?
Л.О.: Эшнең берсе дә җиңел түгел инде аның. Дөрес, контролер хезмәте биредәгедән күпкә аерыла. Тик бу һөнәрне сайлаганга бер дә үкенмим. Акчаны алай ук көрәп алабыз дип әйтә алмыйм. Эшләгәнгә, җыйган продукцияңә карап түлиләр. Рәхмәт, комбинат җитәкчелегенә, эшчеләрнең социаль хәлен беренче урынга куеп, даими кайгыртып тора. Акчадан тыш бит әле атна саен яшелчәсен түбән бәядән алып алып торабыз. Төш вакытында бик тәмле ашаталар.
Мәгълүмат өчен. Людмила Осипова агрокомбинатның 5 нче цехында эшли. Мин килгәндә дә йөгерә-йөгерә кыяр җыйнап, сменаны тапшырырга йөри иде инде. Хезмәттәшләре 8 хатын-кыз бүгенгә безнең план тулды дип өйләренә ашыктылар. Людмила исә минем нигә килгәнемне белгәч, иң элек хуҗаларга рәхмәт әйтүдән башлады.
Л.О.: Кем уйлаган, шулай Мәскәүдә иң дәрәҗәле кунак булып йөреп кайтырмын дип. Бик җылы кабул иттеләр безне анда. Гордеев бик сөйкемле, сабыр кешегә охшаган. Илдәге авыл хуҗалыгындагы хәлне ара-тирә бик борчылып, берүк вакытта Россиядә аграр тармактагы уңышлар хакында сөйләде. Аннан соң тантаналы кичәгә чакырылган аналарның үзләрен тыңлады.
Әниләр күтәргән проблемалар исә министрга ят та түгелдер, әмма аларны чишү юлларын табу – беренчел бурыч. Күп балалы аналарның ул һәм кызлары вузларга укырга кергәч, аларга нинди дә булса ташламалар караламы? Нигә пай җирләрен рәсмиләштерү һаман да сузыла? Авылдагы юлсызлык, шактый гына начар гадәтләрнең авылга үтеп керүенә борчылулары хакында тәфсилләп сөйләде миенм белән шушы чарада катнашучылар.
Сез дә берәр үтенечегезне әйттегезме соң, форсаттан файдаланып?
Л.О.: Юк, алай зурдан кубып бөтен дөньяга лаф орырлык кыен мәсьәләләр юк хәзер. Комбинат моннан биш ел элек менә дигән фатир бирде. 4 улыбыз, бер кызыбыз бар. Олысына әле күптән түгел 16 тулса, кечкенәсенә 5 яшь кенә. Әйе, күп бала табып үстерү җиңел түгел. Бик кыйммәтчелек заманына калдык бит әле. Балаларыбыз исә бик тәртипле булып үсәләр, Аллага шөкер, укытучылардан тәнкыйть сүзләре ишеткәнбез юк.
Люданың комбинаттагы эшчәнлеге хакында сүз башлап, безнең әңгәмәгә «Майский» агрокомбинатының профсоюз лидеры Ирина Михайловна Васильева да кушылды. Ул үзе дә шушы аграр предприятиенең аяклы энциклопедиясе икән, шушы дәвердәге барлык эш нәтиҗәләрен, коллектив арасындагы мөнәсәбәтләрне бик яхшы белә.
И.В.: Людмила Осипова беркайчан да зарлануны белми. Биш бала белән ул бер вакытта да ел ярым булса да ял итмәде. Без аның бала тапканын да больничный кәгазен алып килгәч кенә белә идек. Ә мондый вакытта Люда беркайчан да больничныйга китеп карамады. Балалары да бик тырышлар, мәктәптән алар турында укытучыларыннан сорашып торабыз. Үрнәк бер хатын-кыз эшчегезне, күп балалы ананы Мәскәүгә җибәрегез дигәч, цех башлыгы да « мин бу фикерне биш куллап хуплыйм, ул андый мәртәбә һәм мактауга лаек» дип Осипованы тәкъдим итте.
Людмила үзе исә бу хәбәргә ышанырга да ышанмаска да белмәде. Аннан соң анда барыр өчен юл чыгымнары да бар. Кызу эш өсте дә. Предприятие башлыгы үз яшелчәчесенең Мәскәүгә тәкъдим ителүен ишеткәч, 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм итәргә әмер бирде.
Л.О.: Гордеев безнең Мәскәүгә сәфәребезне бер көнгә озайты да әле. Ә кичке кунак өстәлендә ниләр генә юк. Россия бшкаласы буйлап сәфәрләр нык охшады. Кайчан күрә алыр идек әле мондый сый-хөрмәтне. Мин әле хәзер дә «бу чын булдымы соң, әллә башыма гына киләме» , - дип сәерсенеп куям. Бүләкләре дә аеруча истәлекле – 50 мең сум премия, алтын сәгать һәм Россия авыл хуҗалыгының Мактау грамотасы, Шулай зурлагач, ничек тырышып эшләмисең инде.

Биш бала табып үстерү – үзе үк батырлык. Тагын берне алып кайтырга исәп юкмы соң?
Л.О.: Ю-ю-к, кая ул боларын исән-сау үстереп кеше итү хәзер безнең бурыч.
Таза-сау гына була күрсеннәр балаларым. Әле тагын һәркайсын укырга урнаштырасы, башка мәшәкатьләрен көйлисе бар. Андыйларга вузларда түләүле белем алганда берәр төрле ташлама ясалсын иде. Аннан соң без яшәгән йортның түбәсе ага, аны да бергәләшеп ремонт үткәрсәләр, рәхмәтле булыр идек.
Гордеев белән очрашу истәлеге итеп фоторәсемгә дә төшкәннәр һәм ул рәсем инде кайтуга ук иң кадерле бүләк сыйфатында түрдән урын алган. Батыр йөрәкле, тырыш яшелчәче эш никадәр авыр булмасын, хезмәт биографиясен биредә дәвам иттерергә уйлый. Ә очрашуларның әле бик күп төрлеләре булырга мөмкин.
Л.О.: Әйе, булырга мөмкин. Тик Мәскәүдә Алексей Гордеевның шулай авыл хуҗалыгында гомер буе эшләгән күп балалы әниләрне белән очрашуы минем тормышымда иң истәлекле һәм гүзәл хатирә булып сакланыр. Мондый җылы кабул итүләр, безнең бөек әниләребезгә, авыл хуҗалыгында көч түгүче хатын-кызларыбызга дан һәм хөрмәт билгесе. Ходай тәгалә исәнлек-саулык бирсен дә, елларга, ил-көнгә муллык килсен.
Әңгәмәне журналист Сөләйман НӘҖМИЕВ алып барды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз