news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Людмила Белоусова: «Керәшен чибәре» бәйгесенә әзерлекле кызлар килә

Людмила Белоусова: «Керәшен чибәре» бәйгесенә әзерлекле кызлар килә
Фото: Анастасия Шумитова

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә әзерлекле кызлар катнашуын искәртте. Бу турыда ул Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабы кысаларында әйтеп узды.

«Катнашучыларның саны 30дан артып киткән еллар да бар иде. Ул вакытта бәйге берничә турда үтте. Һәрбер турда жюри катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алып, ахыргы турга 10лап кыз гына калдыра иде. Алга таба катнашучы кызларга таләпләр үсте. Чөнки бәйгегә әзерлекле кызлар килә башлады. Шуннан соң кастинг оештырып сайлап алып, әзерлек этаплары үткәрә башладык», – дип сөйләде Людмила Белоусова.

Аның сүзләренчә, Республика керәшен оешмасы барлыкка килгәч, «Питрау» да «Уяв», Семык», «Гырон быдтон», «Каравон», «Ивана Купала» бәйрәмнәре кебек үк рәсми рәвештә республикакүләм статусын алды һәм «Керәшен чибәре» дә бүгенге дәрәҗәсенә күтәрелде. Бәйгенең 26 еллык тарихы бар.

28-30 июнь көннәрендә «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең әзерлек этабына Татарстанның Алексеевск, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Чаллы һәм Башкортстанның Бакалы районыннан кызлар килде. Алар җыр, бию сәнгате буенча мастер-классларда катнашты, психолог белән очраштылар, конкурсның гимнын яздырды, финалга әзерләнде.

Бәйгенең финалы 13 июль көнне XXVI «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияты фестивале кысаларында Мамадыш районының Җөри авылында үтәчәк. Биредә Татарстан күләмендә «Кряшен чибяре» һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» титулы ияләре билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100