news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Людмила Белоусова: Кайбер кеше керәшен телен кабул итеп тә бетерми

Керәшен яшьләренең IV форумы делегатларның бәйрәм концерты белән ябылды.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Петровский бистәсенең “Регина” отелендә керәшен яшьләренең IV форумы кысаларында делегатларның бәйрәм концерты вакытында “керәшен теле”н кайбер кеше кабул итеп тә бетерми дигән фикер яңгырады. Бу хакта чара барышында “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш редакторы Людмила Белоусова тулырак итеп сөйләде.

“Бу - дүртенче форум, гомумән алганда, керәшен яшьләр оешмасына тугыз ел булды. Беренче форум 2009 елда үткән иде. Республика керәшен оешмасы төзелгәч, яшьләр тарафыннан бергә җыелышып, күрешеп, танышып, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны, тамырларыбызны, нәселебезне барлау теләге туды. Беренче тапкыр катнашкан керәшен яшьләреннән “ни өчен монда килдегез?” дип сораганым бар, “гаиләләр төзеп, парлар табып, үзебезнең ишләрне табар өчен килгән идек”, диделәр”, – диде Людмила Белоусова.

“Дөресен әйткәндә, керәшен яшьләре оешмасы күпкә киңәйде, бүгенге көндә ихтыяҗ да зур дияр идем. Форумда төрле мастер-класслар, секцияләр, түгәрәк өстәлләр узды. Әлеге форум көннәрендә бик күп әйберләргә төшендек. Яшьләрдән йөз кеше катнашты, Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Удмуртия, Чиләбе, Чувашстаннан килгән кунакларыбыз бар”, – дип белдерде Людмила Белоусова

Людмила Белоусова форум кысаларында танышып, гаилә корган яшьләр барлыгын да ассызыклады: “Форумда яшь керәшен гаиләләренең балалары да бар. Гомумән алганда, утыздан артык яшь парыбыз гаилә корып җибәрде. Алар хәзер дә актив катнаша, оештыру эшләренә ярдәмнәрен күрсәтә. Иң беренче форумга килгән яшьләр бүгенге көндә “Туганайлар” керәшен газетасында хезмәт куя, “Бермәнчек” ансамблендә җырлый, керәшеннәрнең “Айбагыр” лагерендә әйдаманнар булып эшли. Аларның берсе дә югалмый. Бу форумда кирәкле белемне туплап, алга таба үсәләр. Керәшен яшьләре форумы – “белгечләр тимерчесе” белән тиң дип саныйм”, – диде ул.

Керәшен яшьләре форумы киләчәктә дә уздырылыр дип көтелә. Әлеге форум республика керәшен оешмасының яшьләр бүлеге кебек үк җыелып, үзләренең башкарган эшләренә исәп-хисап тотып, яңа бурычлар куеп эшләячәк.

“Без – Татарстанның халыклар ассамблеясенең иң көчле оешмаларының берсе. Форумга да грантны РФ президенты грантыннан оттык. Тормышка ашкан проектларыбыз бар: “Рождество” фестивале, “Айбагыр” балалар лагере, “Питрау” фестивале, “Керәшен чибәре” конкурсы һ.б. Аларны зурайтып, югарырак дәрәҗәгә күтәреп, сыйфатын үстереп, эшләвебезне дәвам итәчәкбез”, – диде Людмила Белоусова.

Пленар утырышта җырчы Виталий Агаповның керәшен телендә сөйләшүгә әйтелгән сүзләренә карата Людмила Белоусова үз фикерен җиткерде: “Безнең берничә делегатыбыз рус телендә чыгыш ясады, Виталий Васильевич: “Әйдәгез әле, үз телебездә сөйләшик, бу бер дә ярый торган эш түгел”, – диде. “Керәшен теле”н кайбер кеше кабул итеп тә бетерми, “сезнең телегез юк, сез татар телендә сөйләшәсез”, диләр. Ләкин без аны нормаль кабул итәбез, чөнки “керәшен теле”нең үзенең үзенчәлекләре бар – ул бүгенге көндә чиркәүдә кулланыла. Безнең яшьләр аны белеп тә бетерми, ләкин ул бар һәм аны да төрки телләрнең бер матурлыгы, татар теленең бер диалекты буларак, саклап калырга кирәк”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100