Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Инвалидларның ОСАГО өчен компенсация алу мөмкинлеге бар
Әгәр индивидуаль реабилитация программаларында автомобиль сатып алу өчен медицина күрсәтмәләре күрсәтелсә, инвалидларның ОСАГО полисы өчен компенсация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Россия Социаль фонды МАКСтагы каналында хәбәр итте.
Әгәр ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә килешүдә инвалид кешенең СНИЛС мәгълүматлары күрсәтелгән булса, социаль фонд компенсацияне гаризасыз рәсмиләштерә. Әгәр бу мәгълүматлар килешүдә юк икән, түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Социаль фондның клиентлар хезмәте яки күп функцияле үзәк аша гариза биреп алырга мөмкин.
Компенсация бирү турында карар биш көн эчендә кабул ителә. Акча күчерү өчен тагын биш көн бирелә.
Медицина күрсәтмәләре буенча автомобиль алырга хокуклы, аны иминиятләштергән яки машинаның милекчесе булган һәм идарә итү рөхсәт ителгән кеше компенсация алырга мөмкин. Россия Социаль фонды мөрәҗәгать итү вакытында гамәлдә булган полис буенча чыгымнарны компенсацияли.
Шул ук вакытта, ОСАГО полисында өчтән дә артык машина йөртүче күрсәтелергә тиеш түгел. Алар арасында инвалид яки аның законлы вәкиле булуы зарур.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз