Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучылар Чаллы халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озаттылар. Волонтерлар белән бергә йөкне алгы сызыкка хәрбиләр үзләре алып китте.
Алар арасында Турист кушаматлы хәрби дә бар. Ул гуманитар ярдәмне алу өчен иптәше белән бергә Волгоградтан килгән.
«Җиңү барыбер безнең якта булачак. Кешеләр ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Чаллыда бик җылы каршы алдылар. Миңа шәһәр бик ошады, монда беренче тапкыр килдем», - диде ул.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Әлеге ярдәм - уртак хезмәт нәтиҗәсе. Аны җыюга шәһәр халкы, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, волонтерлар катнашты.
Шәһәрдә иртәдән бирле эш кайнады. Волонтерлар өчпочмаклар һәм чәкчәк пешерде. Юлда туктап тамак ялгау өчен, хәрбиләргә тәм-томнар, өй ризыклары әзерләп җибәрделәр.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Укучылар да үз өлешен кертте. Пушкин пролицее укучылары, ата-аналар һәм педагоглар 600дән артык бүләк җыйган.
Гуманитар йөкнең нигезен төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек тәшкил итте. Ярдәм шул исәптән «Төньяк» гаскәри берләшмәсенә, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына да җибәрелде.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу быел махсус хәрби операция зонасына озатылган гуманитар ярдәмнең – дүртенче, ә махсус хәрби операция башланганнан алып 54нче партиясе. Йөкнең гомуми авырлыгы 20 тоннадан артып китә.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз