news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Люция Шәрәфиева: Милли матбугат яшәячәк, бары аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә

«Болгар радиосы» яңалыклар хезмәте мөхәррире, Татарстанның атказанган атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева милли матбугатның бүгенге төп проблемасы, өстенлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Люция Шәрәфиева: Милли матбугат яшәячәк, бары аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милли матбугат хәзер кабалану, кыскалык, социаль челтәрләргә һәм видеоформатка яраклашу юлында. Бигрәк тә эстрада артистларының эчке тормышын селкеп салуны, фаҗигәләрне гадәти вакыйга итеп кабул итәргә өйрәндек. Укучыны шуңа өйрәттек. Шушы темаларның күп укылуын авыр кабул итәм. Кеше фикерли торган язма урнаштырасың икән, ул иң аз карау җыя. Бу бик кызганыч.

«Татарстан яшьләре», «Юлдаш» газеталарының ябылуын безнең буын авырсынып кабул итте. Кәгазь матбугат калмас, дип уйлыйм. Мин хәзер алтмышка якынлашам. Иркенләп, газета-журнал укый торган чорым. Ләкин озын язмаларны кабул итә алмыйм. Яңалыкларда эшләгәч, ул бер чирдер инде... Ә бит озын язмаларда бөтен хикмәт! Озын текстлар укып кына фикерлисең.

Кайбер студентлардан: «Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?», «Россиядә радионы кем уйлап тапкан?» – дип сорыйсың да, белмиләр. Күренекле журналистларны әйтегез, дигәч – аптырап калалар, Ксения Собчак дип утыралар. Телефонда видео гына карау, хәбәрдән йөгереп кенә узып китү аларның тирән фикерләү сәләтен югалта.

Шуңа күрә, озын, тирән аналитик мәкаләләр, кәгазь газета-журналлар безгә фикерләүне, аналитиканы саклап калу өчен кабат кирәк булачак. Милли матбугат яшәячәк, бары тик аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә. Шулай да безнең халыкта озын хикәяләрне, туган як тарихын яратып укучылар әле бар. Блогларда да озын итеп язсалар да, ул үз укучысын таба. Минем улым, мәсәлән, 16 яшендә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без - 41 нче ел балалары» әсәрен укып чыкты. Ягъни яшьләр барыбер кәгазь китапка, тирән фикерләүгә кайтыр, дим», – ди ул.

Тәҗрибәле журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot