news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Любовь Шәйхетдинова:
“Пациентлар хокукларын яклау – төп бурычыбыз”
Скопировать ссылку
Любовь Шәйхетдинова: “Пациентлар хокукларын яклау – төп бурычыбыз”
Моннан биш ел элек республикабызда да сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча махсус идарә булдырылды. Бүген бу дәүләт органы аягында нык басып тора. Иң мөһиме, медицина ярдәме сыйфатыннан канәгать булмаган халыкка үз хокукларын якларга, гаделлеккә ирешергә ярдәм итә. 2009 елда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе үз эшен зур җаваплылык белән башкарды. Ирешкән уңышлары, эштә туган проблемалар хакында “Татар-информ”га идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова сөйләп бирде.
Любовь Николаевна, 2009 елда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе эшен ничек бәялисез?
Л.Ш. Узган ел идарә оешуына 5 ел тулган иде. Бу – безнең өчен әһәмиятле вакыйга. Бер яктан уйлап карасаң, биш ел ул күп тә түгел кебек. Әмма бу вакыт эчендә Идарә хезмәте катлаулы юл үтте. Хәзер без нык аякка бастык. Вәкаләтләрне тормышка ашыру юллары, тикшерүләр үткәрү ысуллары булдырылган, махсус документлар формалары эшләнгән. Узган ел идарә белгечләре эшеннән канәгать калдык. Шуны да әйтәсе килә, узган ел без белгечләр штатын киңәйтә алдык. Ә бит беренче елларда бездә нибары 10 кеше генә эшли иде. Хәзер исә 25 белгеч үз эшен зур осталык белән башкара. Аларның яртысы – провизорлар, яртысы – медицина хезмәткәрләре. Ике белгеч юриспруденция өлкәсен алып бара.
- Медицина һәм фармация өлкәсендәге эшчәнлекне лицензияләү үзенчәлекләре нидә?
Л.Ш. Билгеле булганча, идарә дәүләт сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсенә карамаган учреждениеләргә медицина эшчәнлегенә лицензияләр бирә. Медицина өлкәсенә карамаган учреждениеләргә белем бирү, социаль яклау учреждениеләре, балалар бакчалары, картлар, ятимнәр йортлары керә. Аларда медицина кабинетлары эшләп килә. 2009 елда медицина эшчәнлеген алып баруга 246 лицензия бирелә. Лицензия алучыларның күбесен дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләре тәшкил итә. Мәсәлән, узган ел 34 республика учреждениесе медицина эшчәнлеген башкарырга рөхсәт алды. Билгеле булганча, республика учреждениеләрендә югары технологик медицина ярдәме күрсәтелүен исәпкә алып, аларны лицензияләү хокукы безгә калдырыла. Татарстанда шундый ярдәмне 14 учреждение күрсәтә ала. Шул ук вакытта, мәктәпләрне лицензияләү эшендә кыенлыклар туа. Билгеле булганча, барлык мәктәпләрдә диярлек медицина кабинетлары бар. Анда балаларга вакцинопрофилактика, җәрәхәтләр булганда, кичектергесез ярдәм күрсәтү һәм башка ярдәм күрсәтелә. Медицина кабинетлары моңа әзер булырга тиеш. Кызганычка, Казанда нибары бер мәктәп кенә шундый эшне алып баруга рөхсәт алды. Элек без, мәктәпләргә барып, лицензия алу кирәклеген яхшылык белән әйтә идек. Безнең сүзләргә колак салмагач, хәзер инде андый мәктәпләрлән штраф түләтәбез. Яр Чаллы мәктәпләрен мин уңай яктан билгеләп үтәр идем. Бу шәһәрдә медицина эшчәнлегенә 100 мәктәп лицензия алды.
Социаль учреждениеләргә килгәндә, алар тарафыннан лицензия алу эше әйбәт бара. Бүгенге көндә аларның 77 проценты медицина эшчәнлеген башкарырга рөхсәт ала.
Фармация эшчәнлегенә килсәк, шуны әйтер идем. Идарә белгечләре күпләп сатучы оешмаларны лицензияли. Андый җитди объектлар даруларны алып килү, саклау шартларын үтәргә тиеш. Даруларны саклау шартларын үтәү ул – кешегә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү дигән сүз. Саклау шартлары бозылса, даруның химик составы үзгәрә, ә бу, үз чиратында, көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Узган ел без фармация өлкәсендә эшчәнлекне алып баруга 23 лицензия бирдек. 4 оешмага лицензияне ала алмады
Фармация һәм медицина өлкәсендә лицензияне бирмәүнең сәбәпләре нидә?
Л.Ш. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә белгечләр кайвакытта медицина ярдәмен күрсәтергә әзер булмый, белемнәре җитми. Ә инде фармация учреждениеләренә килгәндә, аларда даруларны саклау шартлары бозылган очракта, препаратлар саклана торган бүлмәләрнең җитәрлек санда булмаганда лицензия бирелми.
Идарә тарафыннан чит илләрдәге югары уку йортларында белем алучы табибларны аттестацияләү юнәлешендә эш ничек алып барыла?
Л.Ш. Әйе, безнең хезмәткәрләр узган ел чит илләрдә укып кайткан 13 белгечтән имтихан алуда катнашты. Аларның барысына да үзебезнең илдә профессиональ эшчәнлек алып барырга рөхсәт бирә торган сертификат тапшырылды.
Идарә башкарган контроль-күзәтү эшенең нәтиҗәләре нинди?
Л.Ш. Узган ел идарә белгечләре тарафыннан 868 тикшерү үткәрелгән. Бу сан 2008 елдагы күрсәткечтән аерылмый диярлек. Шул тикшерүләрнең 337се планда каралган, 189ы планда каралмаган иде. Дөресен әйткәндә, планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр гомумән булырга тиеш түгел. Алар халык мөрәҗәгатьләре буенча үткәрелә. Шундый тикшерүләр Прокуратура белән килешенеп уздырыла. Кешеләр нигездә медицина ярдәме сыйфатыннан, теш табиблары эшеннән канәгать түгел. Барлык очраклар да экспертлар белән бергә карала. Бүгенге көндә наркоз нәтиҗәсендә ике үлү очрагы тикшерелә.
Планда каралган һәм каралмаган тикшерүләр уздыру нәтиҗәсендә пациентлар хокукларын бозуның 331 очрагы теркәлде, административ хокук бозу турында 79 беркетмә төзелде, 500 мең сумга штраф салынды.
Любовь Николаевна, түләүле хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләрен үтәүгә контроль-күзәтү чаралары нинди нәтиҗә бирә?
Л.Ш. Халыкка түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләсе бүген дә актуаль булып кала. 1994 елдан дәүләт учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителсә дә, РФ Конституциясе тарафыннан кешеләргә бушлай медицина ярдәмен алу гарантияләнә. Менә шунда инде аңлашылмаучанлык туа да. Бик еш авыру кеше медицина ярдәмен тизрәк аласы килеп, түләүле хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Ә бит ул бу ярдәмне бушлай да алган булыр иде. Безнең тарафтан тикшерүнең максаты - түләүле һәм бушлай медицина хезмәтен катгый аеру. Хәзерге вакытта бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатын күздә тоткан Хөкүмәт карары әзерләнелә.
Контроль-күзәтү эшен башкарганда, тагын нинди проблемаларны хәл итәргә туры килә?
Л.Ш. Мин медицина-социаль экспертиза уздыру нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгатьләрнең күп булуын билгеләп үтәр идем. Аерым алганда, тикшерү вакытында инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен учреждениеләргә керү мөмкинлеге, пандусларның булмавы кебек хокук бозу очраклары күзәтелә. Бүген кайбер даруханәләрдә пандуслар куелмаса да, инвалидлар өчен махсус кнопкалар булдырылган. Бу безне шатландыра.
2009 елда тагын нинди юнәлешләрдә контроль-күзәтү эшен алып бардыгыз?
Л.Ш. Узган ел без “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоттык. Минемчә, проект кысаларында сәламәтлек үзәкләрен ачу кебек яңа юнәлешнең әһәмияте бик зур. Андый үзәкләр һәр кешегә үз сәламәтләнү системасын төзергә ярдәм итәчәк. 2009 елда идарә белгечләре наркологик экспертиза уздыру белән дә шөгыльләнде. Без юл-транспорт һәлакәтләре вакытында машина йөртүченең исерек булу дәрәҗәсен тикшердек. Экспертизаны уздырганда учет формаларын дөрес тутыру зур роль уйный. Яшәү өчен мөһим булган дарулар белән тәэмин итү программасы кысаларында аерым гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне тормышка ашыруны күзәтү максатыннан 28 тикшерү үткәрдек. Җитди тәртип бозу очраклары теркәлмәде. Алай да, кайбер даруханәләрдә аерым даруларның запаслары барлыкка килүе шулай ук тәртип бозу очрагына керә. Сырхауханәләрдә даруларны дөрес язып бирмәү, рациональ булмаган фармакотерапия очраклары күзәтелә.
Билгеле булганча, узган ел республикабызда ОРВИ һәм грипп мәсьәләсе актуаль булып калды. Бу юнәлештә тикшерүләр ничек үткәрелде?
Л.Ш. Бу юнәлештә, аерым алганда дәвалау учреждениеләрендә ОРВИ һәм грипп белән авыручы кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне һәм даруханәләрдә кирәкле даруларның булуын контрольдә тоту буенча планнан тыш 25 тикшерү үткәрелде. Казан, Яр Чаллы һәм Кукмара даруханәләрендә Генферон, офтальмоферон һәм башка препаратлар бәясе арттырылган булу очраклары теркәлде.
- Дарулар сыйфатын контрольдә тоту эше ничек башкарылды?
Л.Ш. 2009 елда идарә тарафыннан фармация учреждениеләрендә даруларны саклау кагыйдәләрен үтәү буенча 51 тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, кайбер учреждениеләрдә даруларны саклау шартлары кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Нәтиҗәдә административ хокук бозу турында 13 беркетмә төзелде. Идарә белгечләре «Татхимфармпрепараты» ачык акционерлык җәмгыяте, “Казан фармация фабрикасы” ябык акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән даруларның 64 төрен тикшерде. 21 дару төре сыйфатсыз дип табылды һәм җитештерүдән алынды. 2009 елда ялган дарулар республикада теркәлмәде.
Билгеле булганча, Идарә каршында пациентлар хокукларын яклау буенча Иҗтимагый совет төзелгән иде. Аның эше нинди нәтиҗәләр бирде?
Л.Ш. Совет белән юрист, Адвокатлар коллегиясе әгъзасы Әнисә Зәйнуллина җитәкчелек итә. Аның составына иҗтимагый оешмалар вәкилләре, аерым алганда, гемофилия, муковисцидоз, шикәр чире белән авыручылар ассоцияцияләре вәкилләре, этика, биоэтика өлкәсендәге галимнәр, табиблар, иминият медицинасы белгечләре, юристлар керә. Совет утырышлары һәр квартал саен уздырыла. Узган ел совет утырышларында ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәмен күрсәткәндә, авыручыларның хокукларын саклау, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, балигъ булмаган балалар хокукларын яклау мәсьәләләре каралды. Быелның беренче кварталында шикәр авыруы булган кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен тикшерергә планлаштырабыз. Совет карарлары министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләренә җиткерелә.
Әңгәмәдәш - Ләйсән Әсәдуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2