news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Овсиенко: “Аксубай - республикада “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруда тотрыклы урын алган төбәк”

Любовь Овсиенко: “Аксубай - республикада “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруда тотрыклы урын алган төбәк”

(Аксубай, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары бүген бу фикерен ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты белән “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комитетның берләштерелгән күчмә утырышында хәбәр итте. Утырыш Аксубайның 3нче гомум белем бирү мәктәбе базасында узды.

Мәгариф министры урынбасары Любовь Овсиенко илкүләм проектны Аксубай җирлегендә гамәлгә ашыру эшенең җайга салынуын, монда җирле хакимиятнең, мәгариф органнарының зур ролен билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, Аксубай районы муниципаль берәмлеге башлыгы Илһам Вәлиев проектны тормышка ашыру буенча советны җитәкли. Быел “Мәгариф” проектын гамәлгә ашыруга җирле бюджеттан 3 миллион 480 мең сум күләмендә финанс чаралары каралган. Шуның 600 мең сумы гомум белем бирү мәктәпләренә, 70 меңе талантлы яшьләргә ярдәм өчен, 100 мең сумы алдынгы укытучыларга ярдәм өчен каралган.

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә республикада иң яхшы новатор укытучыларның тәҗрибәсе өйрәнелә. Республикада әнә шундый 289 укытучы сайлап алынган. җиңүчеләрнең һәрберсе 100 мең сум күләмендәге премияләргә лаек булды. Аксубай муниципаль районыннан бу конкурста 12 укытучы катнашкан, шуларның 4се җиңүче дип табылган. Районда сыйныф җитәкчеләренә өстәмә ярдәм итү буенча да актив эш алып барыла. Укытучыларның 80 проценттан артыгы үзләренең дәресләрендә мәгълүмати технологияләр куллана. Любовь Овсиенко белдергәнчә, киләчәктә моны 100 процентка җиткерергә кирәк. Шул ук вакытта мәгариф министры урынбасары Аксубай җирлегендә сәләтле яшьләргә ярдәм итү, мәгълүмати технологияләр куллану, мәгълүмати белем бирү буенча башкарылган эшләрне уңай бәяләде. Ләкин шул ук вакытта районда хәл ителәсе актуаль проблемалар кала бара. Алар педагогик кадрларны яңарту, югары белемле башлангыч сыйныф укытучылары санын арттыру һәм өч милләт вәкиле яшәгән районда татар һәм чуаш балаларына ана телләрендә тулысынча белем алу мөмкинлеге бирү .

news_right_1
news_right_2
news_bot