news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина хайваннардагы инфекцияләрнең кешеләргә күчү юлларын искәртте

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, хайваннарда була торган чирләрнең вируслары чыдам, әйләнә-тирә мохиттә озак яши. Шул рәвешле, кешеләргә йогу ихтималы да зур. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Хайваннарда очрый торган инфекцияләрнең кузгаткыч матдәләре чималда, терлекчелек продукциясе – ит, сөт, тиредә озак саклана. Шулай ук хайваннар пычрата торган өслекләр – су, туфракта, хайван тотыла торган җәймәләрдә, терлек азыгы – фураж, ашлыкта яхшы саклана. Мисал өчен, себер түләмәсе вирусы туфракта 100 елга якын яши ала. Бруцеллез вирусы туфракта – 100 көн, чи иттә, сөттә 12 көнгә кадәр саклана», – дип әйтте Любовь Авдонина.

Бруцеллез, котыру, себер түләмәсе, сальмонеллез, кош, дуңгыз гриппы кебек вируслар хайваннарга да, кешеләргә дә хас. Гадәттә, күбесе терлекчелек предприятиеләрендә терлек, кош караучыларга иярә. «Авыл хуҗалыгында терлекләрне тәрбияләүчеләр, терлек чалучылар йоктырырга мөмкин. Эшчеләрнең киеме, терлек азыгы аша да йогарга мөмкин. Шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә пешеп җитмәгән иттән, кайнамаган сөттән йога», – дип белгеч итне, йомырканы яхшылап пешереп, сөтне кайнатып кулланырга киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot