news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина: Татарстанда коронавирус белән авыру күрсәткече начарланмый

Covid-19 очраклары арту темпы декабрь аендагы 0,8 проценттан гыйнвар аенда 0,6 процентка кадәр кимегән.

Любовь Авдонина: Татарстанда коронавирус белән авыру күрсәткече начарланмый
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча начар якка үзгәреш юк.

«Без авырулар саны буенча нинди дә начар якка үзгәреш күрмибез. Бүгенге көндә үсеш темпы 0,6 процентта саклана, декабрь аенда исә ул 0,8 процент булган иде», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйткәнчә, хәзер Татарстанда санитар-эпидемиология вазгыяте тотрыклы, авырулар саны 60 яшьтән узган татарстанлылар арасында гына арта.

«Мөрәҗәгатьләр саны буенча без бүген авыруның берникадәр кимүен күрәбез һәм әлегә бездә хәл тынычрак», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot