Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Любовь Авдонина: Сату нокталарында продукциянең сыйфат сертификатын сорарга оялмагыз
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, хайваннардан кешеләргә йога торган чирләрне кисәтү максатыннан, сатып алына торган ризыкка игътибарлы булырга киңәш итте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Санкцияләнмәгән урыннарда, ниндидер базарларда, сыйфат документы булмаган урыннарда азык-төлек сатып алырга ярамый. Шулай ук ишегалларына машиналарда китерелгән продукцияне дә, ничек кенә арзан һәм матур күренмәсен – сатып алмагыз. Бер пычак белән колбаса, балык, җиләк-җимеш тә киселгән, кул юарга да шартлар булмаган урыннарда ризык сатып алу куркыныч. Арзан бәя артында берәр хилафлык яшеренә, андый азык-төлек сәламәтлек өчен куркыныч булуы ихтимал», – дип кисәтте Любовь Авдонина.
Рәсми рәвештә сатыла торган продукциянең кулланырга яраклылыгы, куркынычсызлыгы турында документы бар. «Бөтен процесс чималдан алып, ризык булып җитешкәнчегә кадәр тикшерелә. Һәр предприятие ризыгы аерым аккредитацияләнгән лабораторияләрдә тикшерелә. Сатучылар документны күрсәтергә бурычлы. Сату нокталарында продукциянең сыйфаты турындагы сертификатны сорарга оялмагыз. Бу сезнең хокук, – дип аңлатты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз