news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина: Нипах вирусы ризык һәм ярканатлар аша тарала

Һиндстанда Нипах вирусы ачыкланган. Татарстан территориясендә әлеге вирус таралырга мөмкинме-юкмы икәнлеге турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Вирус ризык һәм ярканатлар аша тарала. Ярканатлар тропик урманнарда яши, Россиядә алар юк. Экологик яктан чир таралу мөмкин түгел», – диде Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Әлеге вирус үлемгә дә китерүе ихтимал. «Бу – яңа чир түгел, ул безгә яхшы таныш. Ул аерым бер илләрдә генә очрый. Россиядә тарала алмый», – дип җөпләде коллегасының сүзен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренчә, Һиндстанда бу вирусның беренче генә чыгуы түгел. «Авыру кеше Россиягә килсә дә, ул алга таба таралмаячак. Татарстан табиблары ел саен аэропортка шартлы рәвештә авыру кеше килүе белән бәйле өйрәнү күнегүләре уздыра. Алар Нипах вирусын йоктырган кеше килү сценариен да караган», – диде Лопушов.

Белгечләр Һиндстанга барырга ниятләгән кешеләр өчен профилактика чаралары турында искәртте. Бары тик чиста булуына инанган суны гына эчәргә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юарга, хайваннар белән контакттан качарга, авыруның беренче билгеләре күренсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot