news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга тәкъдим итә.

Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларныпрофилактиканың барлык чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта кисәтте.

«Әгәр барлык чараларны да үтәмәсәк [профилактика һәм чикләүләрне], фараз бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик вазгыять өлкәсендә Татарстанда ирешелгәннәрне югалтмас өчен, профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк», – диде ул «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.

Авдонина корпоративны эш урыннарында үткәрүне иң начар вариант икәнлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын искәртте, чөнки авырган кешеләр өйләренә инфекция алып кайта.

Элегрәк «Татар-информ», Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга киңәш иткәнлеген хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100