news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина кешегә хайваннардан йога торган вирусларның үзенчәлеген әйтте

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина кешегә хайваннардан йога торган вирусларның үзенчәлеген әйтте.

«Кеше чир йоктыра, авырый, ләкин алга таба башка кешегә йокмый. Бу, сальмонеллездан кала, башка инфекцияләргә кагыла», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Ул хайваннардан кешеләргә йога торган авырулардан бруцеллез, котыру, себер түләмәсе, сальмонеллез, кош, дуңгыз гриппы кебекләрне атап узды.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хайваннарның үзләрендә бу чирләрнең кайберләре сизелерлек булмаска да мөмкин, алар еш кына инфекцияне йөртүче, башкаларга йоктыручы булып тора. «Хайванда әле чир ачыкланмаса да, кешегә инде йоккан булырга мөмкин», – диде.

Әйтик, кимерүче хайваннар тычкан бизгәге (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) белән үзләре авырмый, ләкин әйләнә-тирәгә вирусны бүлеп чыгара, һәм кеше авырый башлый. Шулай ук, сальмонеллезның да кошларда симптомнары булмавы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot