news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина: Кеше маймыл чәчәге вирусын бик тыгыз контактта гына йоктыра ала

Кеше маймыл чәчәге вирусын бик тыгыз контактта гына йоктыра ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Маймыл чәчәге – хайваннардан һәм кешедән кешегә йога торган авыру. Ул вирус вакытында чыга торган тимгелләргә, сыткыларга кагылган яки тыгыз контактта булган очракта йога», – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, Россиядә ул тарала алмый, бу чир аерым бер географик территорияләргә хас.

«Маймыл чәчәге вирусының республикага керү очраклары булмады. Кемдәдер симптомнар булса, лаборатор тикшерү уздырылачак. Узган елда Татарстанда ун кешене тикшереп караганнар иде, барлык тестлар тискәре нәтиҗә күрсәтте», – диде Авдонина. Ул вирус тарала торган илләрдәге вазгыятьне күзәтеп баруларын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot