news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина кайсы илләрдә мелиоидоз авыруын йоктыру куркынычы булуын сөйләде

Мелиоидоз авыруы Россия туристлары арасында ял итү өчен популяр саналган илләрдә таралган. «Мелиоидоз – аеруча куркыныч тропик йогышлы авыру. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Африкада, Үзәк һәм Көньяк Америкада очрый. Мелиоидоз Вьетнам, Кытай, Таиланд, Индонезия, Шри-Ланка илләрендә таралган», – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Роспотребнадзор матбугат хезмәте элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә мелиоидозның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Аны Таиландтан бер турист йоктырып кайткан, анда ул төрле экскурсияләрдә, шул исәптән филләр фермасында булган. Хәзерге вакытта авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Любовь Авдонина аңлатканча, инфекция тиренең бактерияләр белән зарарланган җир белән элемтәсеннән соң барлыкка килә. Вирус төрле органнарга зыян китерә. Табиблар мелиоидоз Россиядә очрамый дип тынычландырса да, йогышлы авырулар булган илләргә барганда, профилактика чаралары турында онытырга ярамавын искәртәләр.

Түбәндәге кагыйдәләрне белү мөһим:

  • туфракта яланаяк йөрмәскә;
  • калын табанлы аяк киеме кияргә;
  • җиргә яки ком өстенә утырыр алдыннан җәймә җәергә;
  • хайваннар белән элемтәдән тыелып торырга.

Любовь Авдонина маймылларга кагылмаска киңәш итте, аларны тотып фотога төшмәү дә хәерлерәк. Ял итү урынын сайлаганда, туроператордан теге яки бу төбәккә хас инфекцияләр турында белешергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot