news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Любовь Авдонина татарстанлылар чит илләрдән нинди инфекцияләр йоктырып кайтканын әйтте

Татарстанлылар чит илләргә сәфәрләрдән нинди авырулар йоктырып кайтуы билгеле.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Кешеләр күбесенчә черкиләр тараткан инфекцияләрне йоктыра. Безнең илдә мондый черкиләр юк, димәк, бу вируслар бездә тарала алмый», – диде ул.

Ә читтән кертелгән инфекцияләрдән иң киң таралганы – Денге бизгәге, аннары тропик бизгәк, лейшманиоз, мелиоидоз, энтеровирус инфекциясе төрләрен әйтергә була.

Любовь Авдонина сүзләренчә, экзотик илгә сәяхәткә җыенганда, юллама сатып алган турфирмаларда ул илләрдә таралган инфекцияләр турында сорашырга һәм, иммунитет барлыкка килсен өчен, алдан ук прививка ясатырга кирәк. Сәяхәттән кайткач, 21 көн дәвамында сәламәтлекне аеруча җентекләп күзәтү зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot