news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Люберцыдагы Татар мәдәнияте айлыгында татарча спектакльләр һәм фильмнар күрсәтелә
Айлык 18 декабрь көнне Татарча диктант язу белән тәмамланачак.
Скопировать ссылку
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә Татар мәдәнияте айлыгы бара. Бу хакта Люберцы татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Айлык 19 ноябрь көнне Россия мәчетләренә багышланган күргәзмәне ачу белән башланды. 22 ноябрь көнне исә "Мәдәниятләр диалогында Россиянең традицион диннәре" темасына конференция узды. Шимбә, 24 ноябрьдә, җәмәгатьчелеккә "Мулла" фильмы тәкъдим ителде.
Киләсе атнада социаль челтәрләрдә татар мәдәниятенә караган конкурс үткәрү, Россиянең төрле традицион диннәр вәкилләре белән ачык дәрес уздыру, балалар арасында татар мәдәниятенә кагылышлы рәсемнәр конкурсын игълан итү күздә тотыла.
Моннан тыш, Татар мәдәнияте айлыгында китап күргәзмәсе оештыру, татар халкы тарихына кагылышлы лекция тыңлау, татар гаиләсендә татар милли ризыклары киче уздыру, татарча спектакльләр карау, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла.
Татар мәдәнияте айлыгы 18 декабрь көнне Татарча диктант язу белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot