news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Люберцыда 21нче каттан егылып төшкән кыз Яшел Үзәннән булып чыккан

Табиблар аңа операция ясаган һәм берничә көннән травматология бүлегенә күчерергә планлаштыралар.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). 21нче каттан егылып төшкән һәм Ухтомск хастаханәсенә озатылган 25 яшьлек Татарстан кызы 1нче апрель көнне аңына килгән. Бу хакта “Риамо” хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы Люберцы шәһәрендә Киров урамындагы 9нчы йортта 29 март көнне булган.

Әлеге йортта яшәүчеләр балконнан кызны очраклы рәвештә генә күреп алган. Ул кар көртләре өстендә яткан, ыңгырашып, ярдәм сораган. Шаһитлар медикларны чакырган, үзен җылы япмага төргән һәм табиблар килгәнче, аның белән сөйләшеп торганнар.

“Ул безгә Альбина исемле булуын, ятим икәнлеген, Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән килгәнлеген сөйләде. Әти-әнисе юк, ул үзен калдырып китмәүне бик тә сорады”, дип сөйләгән аны күреп ярдәм иткән хатын-кыз.

Хәзер зыян күргән кыз аңында. Табиблар аңа операция ясаган һәм берничә көннән травматология бүлегенә күчерергә планлаштыралар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot