news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лю Цзюнь «РОСТКИ» форумында: Татарстан - Кытайның мөһим партнеры

Татарстан - Кытайның мөһим партнеры, сәүдә һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның төрле өлкәләрендә югары күрсәткечләргә ирешелгән инде. Бу хакта видеоэлемтә аша Кытайның Россиядәге Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры Лю Цзюнь «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы сессиясендә сөйләде.

«Монда бик яхшы инвестиция мохите бар, ул тагын да күбрәк Кытай эшмәкәрләренә һәм инвесторларына Татарстанга килергә мөмкинлек бирә», - диде ул.

Лю Цзюнь ассызыклаганча, барлык өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту өчен хокукый ярдәм һәм гарантияләр мөһим.

«Ил лидерлары, төбәк җитәкчеләре ярдәме белән барлык проблемаларны да хәл итә алырбыз дип уйлыйм», – диде дипломат.

Тулы вәкаләтле министр соңгы ун елда Кытай Россиянең мөһим инвесторы һәм сәүдә партнеры булуын өстәде.

«Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин тышкы икътисади һәм инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен киртәләрне һәм проблемаларны бетерү бурычын куйды. Хәзер без сәүдә, инвестицияләрне дә кертеп, булган яхшы мөнәсәбәтләрне үстерергә тиеш. Без хезмәттәшлекне оптимальләштерү, тирәнәйтү өстендә эшлибез», - диде ул.

Лю Цзюнь шулай ук Кытай белән Россиянең ике яклы мөнәсәбәтләренә йогынты ясый торган глобаль процессларны һәм проблемаларны исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot