Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ләйсән Сафина: Мин сезнең белән укытучы булырга өйрәндем
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешенең беренче чыгарылышына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дүрт ел элек Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бу программага беренче тапкыр кабул итү башланды, һәм бүген 63 чыгарылыш курс студенты диплом алды, институт тарихында яңа сәхифә ачты.
Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында «ТАТМЕДИА» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина да бар иде, ул уку дәвамында студентлар әзерләүгә кураторлык итте һәм дәүләт имтихан комиссиясе составына керде. Чыгарылыш курс студентларына мөрәҗәгать итеп, ул бу чыгарылыш аның өчен үзенчәлекле булуын әйтте.
«Гадәттә, беренче бала белән кеше ата-ана булырга өйрәнә. Мин сезнең белән укытучы булырга өйрәндем», - диде Ләйсән Сафина.
Ул чыгарылыш курс студентларына кыю, максатчан булуларын теләде, реклама һәм PR – контент булдыру, пресс-релизлар язу һәм мониторинг кына түгел, ә барыннан да элек зур мәгънә булуын искәртте. «Сезнең һәр проектыгыз көчле мәгънәләр белән тулсын. Коммуникацияләр дөньясында сезнең проектларга һәрвакыт урын табылсын», – диде ул.
Ләйсән Сафина Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының белем бирү проектларында даими катнаша. Әйтик, быелның июнендә студентлар «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә производство практикасын яклады, әлеге чарада ул да бар иде.
«Мин әлеге студентларны беренче курстан башлап укыттым. Практиканы да инде ике елдан бирле оештырам. Студентлар министерство-оешмаларның матбугат үзәкләрендә практика уза. Шулар арасында: Татарстан Дәүләт Советы, мәдәният, яшьләр, экология министрлыклары, Камал, Тинчурин, Кариев театрлары һ.б. Барлыгы 34 оешма», – диде Ләйсән Сафина.
«ТАТМЕДИА»ның PR-директоры буларак аның җитәкчелегендә масштаблы агарту проектлары да тормышка ашырыла – мәсәлән, журналист династияләренә багышланган фотокүргәзмә (Сафина аны «дөньяның чын могҗизасы» дип атады), шулай ук журналистикада остазлык турында проект. Ул үзе дә милли журналистиканы үстерүгә юнәлдерелгән чараларда, шул исәптән Бөтендөнья татар журналистлары форумында актив катнаша.
Диплом тапшыру тантанасында Ләйсән Сафина үз чыгышын мондый сүзләр белән тәмамлады: «Сезгә бары тик уңышлар, барлык хыялларыгызның да чынга ашуын телим!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз