news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Львова-Белова күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте

Львова-Белова күп балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова күп балалы гаиләләр өчен ташламалы гаилә ипотекасы буенча түбәнрәк ставка билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы танышкан балалар омбудсмены эшчәнлеге турындагы докладта әйтелә.

Львова-Белова билгеләп үткәнчә, хәзер РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү кысаларында, гаиләдә балалар санына карап, гаилә ипотекасы буенча процент ставкасын билгеләүдә дифференциацияле алымны гамәлгә кертү мәсьәләсе карала.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Хөкүмәтенә, гаиләдәге балалар санына карап, аны күп балалы гаиләләр өчен (өч һәм аннан да күбрәк бала) киметү мөмкинлеген күздә тотып, ташламалы гаилә ипотекасы программасы буенча дифференциацияләнгән процент ставкасын кертү мәсьәләсен карауны тизләтүне тәкъдим итү максатка ярашлы дип саный», - диелә докладта.

Шул ук вакытта балалар омбудсмены, туучылар санын арттыру мәсьәләсендә аның стимуллаштыру эффектын көчәйтү өчен, бер балалы гаиләләр өчен программаның үтемле шартларын саклап калу кирәклеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot