news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Львова-Белова Казанда съездның югары дәрәҗәдә үткәрелүе өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте

РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова XX Балалар омбудсменнары съездының югары дәрәҗәдә үткәрелүе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Съезд 26-27 апрельдә Казанда уза.

«Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз XX Бөтенроссия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездының үткәрелү дәрәҗәсен бәяләде инде», - дип искәртте ул.

«Тормыш бер урында тормый, яңадан-яңа сынаулар барлыкка килә, без аларга җавап кайтарырга тиеш. Съездның программасы җәмәгатьчелек, шул исәптән ата-аналар берләшмәсе безнең алга куйган кискен сорауларны, шулай ук безгә төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре юллаган рейтингны исәпкә алып төзелгән», - диде Мария Львова-Белова съезд ачылышында.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда гына да ведомствога балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә кагылышлы 1 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү, вакцинация һәм авыруларны профилактикалау кебек юнәлешләр әйдәп бара.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның Казанда узучы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр съездында катнашучыларга сәламләү хаты юллавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100