news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар татар телендә дә кабул ителә

Былтыр катнашып җиңүгә ирешмәгән проектларны бераз камилләштереп, быел яңадан тәкъдим итеп була.

“ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә гаризалар татар телендә дә кабул ителә
скриншот видео tatarstan.ru

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "ЛУКОЙЛ" җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына гаризаларны татар телендә дә тапшырырга була. “РИТЭК” ҖЧҖ ширкәте генераль директорының персонал белән идарә буенча урынбасары Олег Богатов ТР Хөкүмәте йортында брифингта шулай дип әйтте.

Конкурсның положениесе катнашучы барлык төбәкләр өчен бертөрле булуын билгеләп узса да, ул гаризаларны татар телендә дә кабул итәчәкләрен инкарь итмәде.

Шулай ук, Олег Богатов, былтыр катнашып җиңүгә ирешмәгән проектларны бераз камилләштереп, быел яңадан тәкъдим итеп булуын әйтте. Оештыручылар сүзләренчә, бу мәсьәләдә чикләүләр юк.

Олег Богатов бәйгедә дини оешмалар катнаша алмавын искәртте. “Җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар дини берләшмәләр мәнфәгатьләрен тәкъдим итә алачак”, - дип аңлатты.

Конкурсны “РИТЭК” ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештыра. Тугыз ел эчендә 6074 гариза тапшырылган булган, 1253 җиңүче билгеләнгән. Алар барлыгы 220 млн сумнан артык грант белән бүләкләнгән. Быел приз фонды 25 млн сум тәшкил итә. Гаризалар 15 марттан 31 июльгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100