news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Лукойл" башлыгы Вахит Аликбәров Казан университетында лекция укыячак

Казанда "Лукойл" президенты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 27 сентябрьдә, Казан (Идел буе) федераль университетында “Лукойл “ ГАҖ президенты Вахит Аликбәров студентлар һәм укытучыларга лекция укыячак. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Университетның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев Вахит Аликбәровның нефть-газ өлкәсендә күренекле эшмәкәр булуын җиткергән. Эшмәкәрдән нефть-газ табу һәм эшкәртү өлкәсендә заманча трендлар турында сөйләвен көтәләр.

Моннан тыш, Нургалиев кунакның компанияне үстерү планнары белән бүлешәчәгенә һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирүенә өметләнә.

Казан университетының “Лукойл “ ГАҖга керүче “РИТЭК” компаниясе белән элемтәләре электән бар, ә Вахит Аликбәров визиты әле беренче һәм биредә, димәк, хезмәттәшлекне үстерү буенча тагын бер мөмкинлек туа.

Искәртеп үтик, бүген “Лукойл “ ГАҖ президенты Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100