news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Лукойл-Марий Эл» генераль директоры Наил Галәветдинов вафат булган

«Лукойл-Марий Эл» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Галәветдинов вафат. Бу хакта «Марийская правда» яза.

Наил Галәветдинов Марий Эл Республикасы I-IV чакырылыш Дәүләт Җыены депутаты, Бәрәңге районы халык депутатлары Советының XXI чакырылыш депутаты була.

Марий Эл Республикасының татар җәмәгатьчелеге Наил Галәветдиновның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Бу авыр минутларда безнең теләктәшлек сүзләребез сезгә югалту авырлыгын кичерергә ярдәм итсен», диелә кайгынамәдә.

Галәветдиновлар гаиләсенең тирән кайгысын шулай ук Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыены, «СЗ ПМК-3» акционерлык җәмгыяте коллективы уртаклаша.

Республика Татар мәдәнияте үзәге коллективы да мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Теләктәшлек сүзләребез сезгә бу кайгылы минутларда ярдәм булсын һәм югалту газапларын кичерергә булышсын. Кайгыгызны уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot