Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лукашенко: Белоруссиядә Татарстан белән тугандаш мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр
Белоруссия башлыгы Татарстан Президентын ТАССР оешуның 100 еллыгы белән тәбрик итте.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүгенге Татарстан — куәтле социаль-икътисади потенциал һәм уникаль мәдәни-тарихи мираска ия булган республика. Ул хаклы рәвештә Россиянең иң алдынгы субъектлары арасына керә. Беларусь Президенты Александр Лукашенко ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган котлау телеграммасында шулай дип язган.
«Тырыш хезмәт, инициативалылык, сезнең гражданнарның тирән ватанпәрвәрлек хисе уңышларның нигезе булып тора. Белоруссиядә ике халыкның да мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә торган Татарстан белән туганнарча мөнәсәбәтләрне югары бәялиләр», — дип искәрткән Лукашенко.
«Татарстан Республикасы алга таба да тотрыклылык һәм чәчәк ату үрнәге булыр, ә Беларусь Республикасы белән дусларча элемтәләр ике якка да файдалы яңа проектлар белән тулыланыр дип өметләнәм», — дигән ул.
Бу көннәрдә ТР Президенты адресына бөтен дөньядан күпсанлы котлау телеграммалары килә.
Аерым алганда, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава Татарстанга һәр килүендә «татар халкының энергиясен» сизүе хакында язган. «Сез җитәкләгән республиканың алга таба да теләсә нинди сынаулар, шул исәптән Covid-19 эпидемиясе алдында көчле булып калачагына ышанам», — дип искәрткән Хасегава.
Италия, Швеция, Словакия, Молдова, Тайланд һ.б. дәүләтләрнең илчеләре Рөстәм Миңнехановка котлау сүзләре юллаган. «Быел Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Сезгә хөрмәт белдерергә, республика тарихындагы әлеге мөһим вакыйга белән котларга, аның күпмилләтле халкының чәчәк атуын һәм иминлек теләргә рөхсәт итегез», — дип искәрткән, аерым алганда, Колумбия илчесе Альфонсо Лопес Кабальеро.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз