news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лукашенко: Белоруссия һәм Россия мөнәсәбәтләрендә проблемалар шактый

Александр Лукашенко ике як мөнәсәбәтләренең гомуми торышыннан канәгать түгел, дип белдерә РИА “Новости”.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Белоруссия президенты Александр Лукашенко Белоруссия һәм Россия мөнәсәбәтләрендә ”проблемалар шактый” дип саный, ул шулай ук ике як мөнәсәбәтләренең гомуми торышыннан да канәгать түгел, дип белдерә РИА “Новости”.

Лукашенко Минск һәм Мәскәү Евразия киңлегендә интеграция торышын ачыкларга тиеш, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, Белоруссия интеграция проектларында оптимизация булуын кире какмый.

"Менә ничә ай инде газ буенча бәяләрне билгели алмыйбыз. Шунлыктан Россия Белоруссиягә нефть җибәрүне киметте. Без моны Белоруссиягә басым ясау дип кабул итәбез, әмма мин басым ясаганны яратмыйм, шулай ук белоруслар да", — диде Лукашенко Белоруссия һәм Россия дәүләтләре Берлеге дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда илләр арасындагы товар әйләнеше 10 процентка кимегән.

"Ике ил дәрәҗәсендәге интеграциядә генә түгел, Евразия икътисад берлегендә дә (ЕврАзЭС) тәнкыйть күп", дип белдерә Лукашенко.

"Хәзер без зур игътибар белән ЕврАзЭСдә үзебезнең катнашыбызны анализлыйбыз. Әгәр дә шулай дәвам итә икән, нигә без Мәскәүдә (Евразия икътисад комиссиясендә) югары класслы (Белоруссиянекеләр) белгечләрне акча түгеп тотарга тиешбез. Без аларга монда эш табабыз. Ә анда кабул ителгән карарлар белән без ризалашачакбыз, чөнки алар юк. Без (ЕврАзЭСдә — ред.) килешенгән бар нәрсәне бетерәбез", — дип өстәгән Лукашенко.

Лукашенко Рапотадан, бераз булса да алга бару максатыннан, Россия хөкүмәте һәм президенты югарылыгында Белоруссия һәм Россиянең гомуми мәнфәгатьләрен яклауда активлык күрсәтүен сораган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100