Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лукашенко: Татар халкының күп кенә вәкилләре Белоруссиядә үз өен тапты
Төрле милли диаспора вәкилләре Белоруссия территориясендә уңайлы шартларда гомер итә, дип белдерде дәүләт башлыгы Александр Лукашенко. Бүген халыкка һәм парламентка юллама белән мөрәҗәгать итеп, ул биредә күп кенә татарларның да куркынычсыз һәм үзләре өчен кадерле урын табуын билгеләп үтте. Белоруссия лидерының юлламасын Беларусьның Беренче Милли каналы YouTube видеохостингында трансляцияләде.
«Моннан җиде гасыр элек тынычлык эзләп юлга чыккан татар халкының күпсанлы вәкилләре биредә үз өен булдырды, христианнар, православие динен тотучылар арасында сыену урыны тапты», - дип искәртте Лукашенко.
Ул төрле милли мәдәниятләрнең элементлары белорусларның көнкүрешенә табигый рәвештә кушылып китүен билгеләп үтте.
«Без традицион рәвештә ике Раштуа һәм өч Пасханы билгеләп үтәбез. Корбан бәйрәмен хөрмәт итәбез», - дип искәртте Белоруссия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз