news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лукашенко Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә килде

Бүген Кремльдә Белоруссия президенты Александр Лукашенко белән Россия Президенты Владимир Путин арасында сөйләшүләр узачак. ТАСС хәбәр иткәнчә, Лукашенконың самолеты Внуково аэропортына төшеп утырган.

Сәфәр рәсми статуста булуны исәпкә алып, аэропортта каршы алу тантанасында мактаулы каравыл эшли. Шулай ук ике илнең гимнын башкару планлаштырылган. Аэропортта Лукашенко өчен Россиянең «Аурус» автомобиле әзерләнгән. Машинага Белоруссия флагы эленгән.

Сөйләшүләрдән тыш, сәфәр рәсми статуста булу уңаеннан башка төрле чаралар да үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot