news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лукашенко Казанда җылы кабул иткән өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенконы озатты.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Беларусь Президенты Казан аэропортында хушлашкан вакытта Татарстан Рәисенә җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдергән һәм саммитның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үткән.

Искәртеп үтәбез, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Берләшмәдә әгъза булып торучы илләрнең лидерлары чараның соңгы көнендә «аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы утырышта катнашты. Анда Газа секторындагы гуманитар фаҗига, Россия чикләре янындагы кораллы низаг һәм Төркиядәге теракт хакында фикер алыштылар.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте видеолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100