news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лукашенко: Атом-төш коралын Россиядән Беларуська күчерү башланды инде

Беларуська Россиянең стратегик булмаган атом-төш коралын күчерә башлаганнар инде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Ул [РФ Президенты Владимир Путин] миңа бүген Белоруссиядә атом коралын урнаштыруда безнең гамәлләр турында указ имзалавын хәбәр итте. Сүз конкрет документ турында барды, –  дип сөйләде белорус лидеры Александр Лукашенко.  – Телдән әйтелгәннәрне алга таба үстерү турында карар кабул ителде. Безгә саклау урыннары һәм башкаларны әзерләргә кирәк иде. Без аны эшләдек, шуңа күрә атом-төш кораллары инде күчерелә башлады».

Республика территориясендә тактик атом-төш коралы урнаштыру турында Путин 25 мартта белдерде. Элегрәк Россиянең Беларусь самолетларының бер өлешен әлеге корал төренә үзгәртеп җиһазландыруы турында хәбәр ителгән иде, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100