news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Луиза Янсуар театр лабораторияләрендә чыккан эскиз репертуарга керергә тиеш дип саный

Кариев театрында III «Tamga» режиссерлар лабораториясе 19-24 апрельдә уза.

Луиза Янсуар театр лабораторияләрендә чыккан эскиз репертуарга керергә тиеш дип саный
Солтан Исхаков

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Луиза Янсуар театр лабораториясендәге эскизлар театр репертуарына керергә тиеш дип саный.

«Лабораторияләрдә эшләнгән эскизлар театрның ихтыяҗларына һәм куелган стратегиясенә бәйле рәвештә спектакль булып театр портфеленә керергә тиеш дип исәплим. Әсәрләр сайлаганда да кат-кат уйлап берничә вариант арасыннан безгә кулайрак булганына тукталырга тырыштык», — диде ул.

Театр җитәкчелеге лабораториядә куеласы эскизларның сәхнәгә күтәрелә алырлык спектакльләр булыр дип өметләнә.

Кариев театрының чираттагы I «Tamga» режиссерлар лабораториясеннән ике эскиз спектакль итеп куелган иде. II «Tamga» режиссерлар лабораториясеннән дә ике әсәр куелыр дип күзаллана.

 «Мин ул лабораторияне онлайн гына күрдем. Хәзер ныклап өйрәнергә туры килә — бу көнүзәк мәсьәлә. Үткән лабораториядән «Камыр батыр» әкияте буенча спектакль әзерләнә. Ел ахырына «Алтынчәч» тә әзер булыр — диде Луиза Янсуар.

Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында III «Tamga» режиссерлар лабораториясе 19-24 апрельдә уза. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь режиссерлар Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot