news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Янсуар шигъриятеннән торган спектакль "...Кирәк вакыт җиткәч үләргә" дип тәмамланды

"Калеб" иҗади яшьләр җыенының чираттагы проекты - "Ишек" шигъри спектакле "Угол" мәйданында зур аншлаг белән узды.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Луиза Янсуарның шигырьләреннән торган “Ишек” шигъри спектакле бик депрессив сүзләр белән – “...Кирәк вакыт җиткәч үләргә” дип тәмамланды. “Калеб” иҗади яшьләр җыенының чираттагы проекты – “Ишек” шигъри спектакле “Угол” мәйданында зур аншлаг белән узды.

Шигъри спектакльнең режиссеры – Тинчурин театрының талантлы режиссеры Резеда Гарипова. Башкаручылар – Тинчурин театры артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Хәйруллина, Чаллы театры артисты Зөлфия Галиуллина, “Татарстан” радиосы алып баручысы Идел Кыямов һәм Казан театр училищесы студентлары – Зөһрә Идрисова, Рамил Вафин, Гүзәл Кадыйрова, Энҗе Насыйбуллина, Диана Хәйретдинова.

Әлеге спектакль шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның актерлык дебюты булды – ул Арлекин булып, Пьеро ролендәге Рәдиф Кашапов белән бергә, тамашачыны шушы дөньяга алып керде. Йолдыз шулай итеп “Йолдыз буыны шагыйрәсе” иҗатын тамашачыга тәкъдим итте.

Актерлардан тыш, сәгать ярымлык спектакльдә бер төркем музыкантлар, җырчылар һәм биюче дә катнашты. Татарстан Җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанованы Луиза Янсуар: “Борынгылыкны, сәхнәбезгә Сөембикә рухын алып килде”, – дип таныштырды. Кичәдә дөньякүләм танылган джаз җырларын татарча башкаручы, халыкара конкурслар лауреаты Римма Шәйхелова, җырчы Анзар Нәбиуллиннар җырлады. Кәрим Тинчурин театры музыкантлары – Алмаз Ахунов, Рәмис Дәүләтшин, Евгения Глухова, Марина Сидоркина һәм Г.Камал театры музыканты Динә Закирова катнашты. Пианист Миләүшә Хәйруллинаны Луиза Янсуар: “Кич буе безнең колакларыбызны матур аһәңнәр белән иркәләде һәм “Югалма” дигән җыр иҗат итте”, дип таныштырды.

Сүз уңаеннан, спектакльдән соң катнашучылар белән таныштыру өлеше шактый озак дәвам итте һәм һәр исем көчле алкышларга күмелде. Шулай итеп, “Калеб” бер программага сыеп бетәрлек исемнәрнең һәрберсен тамашачыга зурлап тәкъдим итеп, яшь иҗатчыга үзенчәлекле презентация ясады. Бу – “Калеб”нең “фирменный” стиле.

Спектакльдә Луизаның төрле елларда язылган 16 шигыре яңгырады. Шигырь укыган алты кыз алты образда иде, шулай да шагыйрәнең ниндидер агрессив ноталар белән яңгыраган шигырьләре Гүзәл Кадыйрова тудырган образга якынрак иде булса кирәк. Гүзәл өстендә "Калеб" проектларында кулланыла торганга охшаш пальто булу да яшь актрисаны "Калеб" шагыйрәсенә якынайта.

Шигырьләр ишекләр рәвешендә блокларга бүленгән: “Югалган ишек” – ялгызлык, “Беркатлы ишек” – балачак, “Үз ишегем” – мәхәббәт, “Исәр ишек” – иҗат, “Давыллы ишек” – борчыган проблемалар.

“Кичәне бик дулкынланып көттем. Луизаның бөтен шигырьләрен белгәч, аңлавы кыен булмады. Бәлки, кайберәүләргә кыенрак та туры килгәндер. Луизаның бит шигырьләре гади генә язылмый – аны аңлар өчен кат-кат укырга кирәк. Без аның белән гел киңәшәбез. Мин шигърияткә гашыйк”, – диде Луиза Янсуарның әнисе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Алексеевна “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Шигырьләр арасында җыр, бию, музыка яңгырады. Шигырьләр шактый озын булып, шигъри кичә сәгать ярымга сузылса да, тамашачы аны бер тында кабул итте, чөнки биредә чыгып китәргә дип килгән кеше юк иде.

Яшь тамашачы шигырьләрнең бирелеш формасын – шигъри спектакль жанрын мактады. Яшьтәшләре уены буенча фикер алышкан студентлар: “Без шигырь текстыннан бигрәк, спектакльдәге актерлык осталыгын күзәттек. Безнең өчен бу бик әһәмиятле, чөнки әйтәсе килгән фикерне сүзсез дә, эмоцияләр белән дә биреп була”, – диделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100