news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Янсуар: «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә төп геройның исеме - минем өчен код

Луиза Янсуар: «Рөстәм маҗаралары» спектаклендә төп геройның исеме - минем өчен код

Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча спектакль чыгаручы команда Рөстәм исеменә төрле мәгънә сала. Режиссер өчен очраклы исем булса, театр директоры өчен код булып тора.

«Шәхсән минем өчен геройның Рөстәм исемле булуы аерым роль уйнамый. Герой Рөстәм дә, Владик та, Алеша да була ала. Соравыгызның мәгънәсен аңлыйм. Әмма без исем турында спектакль куймыйбыз», – дип җавап бирде режиссёр Тимур Кулов «Татар-информ» журналистының спектакльдә Рөстәм исеменең асылы турындагы соравына.

«Спектакльдә безне шул исемдәге билгеле шәхесләр белән тоташтыра торган ассоциацияләр юк. Минем өчен бу гомумкешелек вакыйгасы, глобаль үзгәрешләр заманында бер гаилә драмасы», - дип ассызыклады ул.

«Тимур белән килешәм, андый уйлар башыма да килмәде. Әлбәттә, эшләгәндә «Моң» спектаклендәге «Рөстәм турында җыр»ны уйлап куйдым. Рөстәм исеме фарсы теленнән килгән, каһарман исеме. Гадел Кутуй, бәлки, ниндидер ният белән шул исемне сайлагандыр», – дип сүзгә кушылды инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев.

Ул тамашачыга юл табу мәсьәләсе үзе өчен беренче урында торуын билгеләп узды.

«Мин филолог буларак әйтермен – ул исемне Гадел Кутуй дөнья әдәбиятын укып өйрәнгән кеше буларак сайлагандыр, бәлки. Без моны фаразлый гына алабыз, үзе беркайда да язып калдырмаган», - дип теманы дәвам итте Луиза Янсуар.

«Рөстәм баһадир безгә төрки, фарсы, гарәп мифологиясе аша яхшы таныш. Каһарманнар турында уйланулар һәр буын кешесендә һәм иҗади шәхесләрдә була торган хәл. Без «Алтынчәч» спектаклен чыгарганда да милли каһарман турында уйланган идек. Һәр иҗатчы үз мәйданында эзләнә», – диде ул.

Луиза Янсуар киң җәмәгатьчелектә һәм журналистларда ниндидер ассоциацияләр тууы бик табигый булуын искәртте.

«Үземнән өстәп шуны да әйтим – татар мәдәниятен үзендә йөртүче кеше буларак, Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре дә, каһарманның исеме дә минем өчен код. Мин аны бик яратам», – дип теманы йомгаклады Кариев театры директоры.

  • 5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Кариев театрында «Рөстәм маҗаралары» спектакле тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры – Тимур Кулов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100